Рәсим Баксиков студентлар белән очрашуда: Сезнең эшегез - тырышып уку
Бүген Россия Юстиция министрлыгының Татарстан буенча идарәсендә Россия Герое, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәсим Баксиков һәм ведомство җитәкчесе Максим Скирда яшь юристлар һәм Казан югары уку йортларының юридик факультетлары студентлары белән очрашты.
Очрашуда студентлар Россия Героена сораулар бирде, шулай ук патриотлык һәм гражданлык җаваплылыгы, хокукый культура һәм законга хөрмәт темалары турында фикер алыштылар.
«Очрашу югары дәрәҗәдә узды, җитди яшьләри җыелды, җитди сораулар бирделәр. Аларның катнашуы һәм реакциясе яшьләрнең әңгәмәгә җәлеп ителүләре турында сөйләде. Әгәр әлеге очрашуларның кирәклеге турында сөйләсәк, без яшьләребезгә ни өчен укырга кирәклеген, аларны алда нәрсә көткәнен искә төшерергә тиешбез. Алар кешеләрнең шәхси уңышларга ирешкәнче тырышып эшләвен төгәл аңларга тиеш. Хәзер алардан яхшы уку таләп ителә һәм бу да авыр эш, бигрәк тә юристларга», – диде Рәсим Баксиков.
Россия Герое студентларның аның тормышы белән кызыксынулары, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы тарихы һәм әһәмияте турында фикер алышулары турында сөйләде.
«Без яшьләр Бөек Ватан сугышын өйрәнергә омтылсын, аны истә тотсын өчен эшләргә тиеш. Без аларны никадәр дөрес тәрбияләсәк, алар безнең тарихыбызның бөеклеген һәм алар яшәгән илебезне шулкадәр кадерләячәк. Без аларны хәзер ничек тәрбияләсәк, алар киләчәк буыннарга да шулкадәр үк дөрес тәрбия бирәчәк», - дип өстәде ул.
Студентлар белән сөйләшкәндә Рәсим Баксиков шулай ук Татарстан прокуроры Альберт Суяргуловның эшчәнлеген билгеләп үтте һәм коррупциягә каршы көрәш – безнең гражданнарның иминлегенә юл, дип белдерде.