Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Татарстан мәдәният җәмгыяте» оешмасы Анталиянең шәһәр көне бәйрәмендә катнашкан

Анталиядәге «Татарстан мәдәният җәмгыяте» оешмасы Анталия шәһәре көне бәйрәмендә катнашкан. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә оешманың җитәкчесе Гөлназ Җиһангирова хәбәр итте.

«1207 елның 5 нче мартында Көньяк-көнбатыш Анатолиядә Аталия порт шәһәре (хәзерге Анталия, Төркия) Анатолия сәлҗуклары тарафыннан яулап алына. Анталья портын казану Анатолия дәүләтенең икътисади үсешендә мөһим роль уйный. Бу җәһәттән һәр елны 5 нче март көне Анталиядә зур бәйрәм буларак каршылана», - дип искәртте милләттәшебез.

Фото: © Гөлназ Җиһангированың шәхси архивыннан

Бәйрәм Анталиянең данлыклы Ататюрк исемендәге мәдәният үзәгендә узган. Гөлназ Җиһангирова бу чараның Анталия Губернаторы тарафыннан аерым игьтибарга алынып, иң югары дәрәҗәдә үткәрелүен ассызыклады.

«Бинаның фойесында милли күргәзмә белән ачылды, аннары «Аспендом» концерт салонында дәвам итте. Концертта «Илһам» төрки-татар сәнгать төркеме сәхнә тотты. Шәһәр көне бәйрәме Анталиядә уздырылучы чараларның иң мөһиме һәм затлысы дип әйтеп була. Шәһәр Губернаторы Хулуси Шахинның безне шушы бәйрәмдә катнашырга чакыруы җәмгыятебез һәм иҗади төркемебез өчен зур мәртәбә», - ди Гөлназ Җиһангирова.

Фото: © Гөлназ Җиһангированың шәхси архивыннан

Ул узган елда да Анталиядә яшәүче милләттәшләребезнең әлеге бәйрәмдә катнашуын түрәләр хуплап, чыгышлары тамашачыларның мәхәббәтен яулаганын искәртте.

«Без киләчәктә дә халкыбыз мирасын башка милләтләргә таныту юнәлешендә эшләячәкбез», - диде «Татарстан мәдәният җәмгыяте» оешмасы җитәкчесе.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *