Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Ульяновск өлкәсе Инза районы татар мохтарияте җитәкчесе Барый Камаев вафат булган

22 мартта озакка сузылган авырудан соң Ульяновск өлкәсе Инза районының элеккеге баш урманчысы, татар мохтарияте җитәкчесе Барый Камаев вафат булган. Бу хакта tatat73.ru өлкә татар милли-мәдәни мохтариятендә хәбәр иттеләр.

Камаев Барый Каюм улы 1946 елда Ульяновск өлкәсенең Инза районы Дракино авылында туа. 1968 елда Йошкар-Олада М.Горький исемендәге Идел буе урман-техника институтын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген урман хуҗалыгы системасында башлый, урманчы ярдәмчесеннән алып Инза урман хуҗалыгы директорына кадәр юл үтә. 50 елдан артык хезмәт итү дәверендә ул үзен тугрылыклы һәм компетентлы белгеч буларак танытты, аның эше Инза районы урманнарының сыйфатын яхшыртуга ярдәм итте.

Барый Каюм улы районның иҗтимагый тормышында актив катнаша. 1987 елдан ул район депутатлар Советы депутаты, депутатлар Советы Рәисе урынбасары һәм «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе була. Иҗтимагый башлангычларда Ульяновск өлкәсе губернаторының Инза районы буенча ярдәмчесе функцияләрен башкара.

1998 елдан татар мохтариятенең район Советы җитәкчесе була.

Аның эшчәнлегендә яшь буын белән эш аерым урын алып тора. Аның җитәкчелегендә Труслей мәктәбе базасында 50 елдан артык «Кленок» мәктәп урманчылыгы уңышлы эшләп килә, ул урман тармагында югары класслы белгечләр тәрбияли.

Камаев танылган лидер һәм коллективны югары нәтиҗәләргә ирешергә сәләтле компетентлы оештыручы иде. Аның хезмәтләре коллегалары, район җитәкчелеге һәм җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.


Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *