Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Сабурская: Татарстанда 2025 елның беренче кварталында 80 меңгә якын мөрәҗәгать теркәлгән

Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында 2025 елның беренче кварталында цифрлы кире элемтә платформаларының эш йомгакларына багышланган киңәшмә узды. Әлеге тема буенча докладны Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская тәкъдим итте. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Киңәшмә барлык муниципаль районнар катнашында видеоконференция форматында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.

Сәрия Сабурская билгеләп үткәнчә, республика халкы төрле мәсьәләләрне хәл итү өчен цифрлы платформалардан актив файдалана. Татарстанда кире элемтәнең берничә төп каналы эшли - «Халык контроле» ТР Дәүләт мәгълүмат системасы, «Дәүләт хезмәтләре. Бергә хәл итәбез» платформасы һәм «Инцидент-менеджмент» системасы. 2025 елның беренче кварталында әлеге ресурслар аша 79844 мөрәҗәгать кергән.

«Үзебезнекеләр турында кайгырту» республика программасы кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре мөрәҗәгатьләре белән эшләүнең комплекслы системасы эшләнде. Аңа «Инцидент-менеджмент», «Халык контроле» һәм «Үзләренекеләр турында кайгырту» сайтының кире элемтә формасы керә. Ел башыннан 117 кайнар элемтә, социаль челтәрләр һәм башка платформалар аша 4846 мөрәҗәгать килгән.

2025 елның 20 мартына булган мәгълүматларга караганда, «Халык контроле» системасында 17719 белдерү басылып чыккан – узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 30 процентка кимрәк. Кулланучылар еш кына төзекләндерү һәм инфраструктура проблемалары (6322 мөрәҗәгать), юлларның торышы (5716, нигездә кар чыгару буенча) һәм торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре (3282 мөрәҗәгать) турында хәбәр иткән.

Кире элемтә платформасы системасы шулай ук гражданнарның активлыгы артуын күрсәтә. Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы базасында 6 меңнән артык шәхси кабинет булдырылды. 2025 елның гыйнварыннан 18 мартына кадәр Кире элемтә платформасы аша 24542 мөрәҗәгать кергән, бу үткән ел белән чагыштырганда 46 процентка күбрәк. Халык Казаннан, Чаллыдан һәм кайбер муниципаль районнардан ешрак мөрәҗәгать иткән.

Сәрия Сабурская чыгышының азагында белдергәнчә, цифрлы платформалар халык белән хезмәттәшлек итүдә уңайлы, үтә күренмәле һәм нәтиҗәле инструмент булып кала. Гражданнар мөрәҗәгатьләрнең статусын онлайн режимда күзәтә, җавапларны бәяли һәм инициативаларны хуплый ала.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *