Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Кукмара хәрбие махсус хәрби операция ветераннары берләшмәсе җитәкчесе итеп билгеләнде

Махсус хәрби операциядә катнашучы Илназ Низамиев Кукмара районының махсус хәрби операция ветераннары берләшмәсе җитәкчесе итеп билгеләнгән. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Алсу Сәлахетдинова яза.

Аңа 2023 елның апрелендә Россия Саклану министрлыгының икенче дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен», ә 2024 елның маенда Россия Президенты карары белән «Батырлык өчен» медальләре тапшырыла.

24 яшьлек Илназ Низамиев — Күкшел авылы егете. Мәчкәрә урта мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлаганнан соң, ул Кукмара аграр көллиятенең пешекче-кондитер бүлегенә укырга керә.

«2022 елның сентябрендә өлешчә мобилизацияләү башлангач, башка райондашлар белән беррәттән хәрби комиссариаттан чакыру алдым. Миндә хезмәттән читләшү, качып калу уе бөтенләй дә булмады. Чөнки чын ир-егет ул Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә тиеш. Без кечкенәдән әнә шундый патриотик рухта тәрбияләнеп үстек. Ике елдан соң кабат хәрби кием кияргә туры килде. Мине атучы вазифасына билгеләделәр. Бер ай өйрәнүләрдә булганнан соң, махсус хәрби операция зонасына җибәрделәр», — ди Илназ.

...2023 елның 5 декабрендә райондашыбыз иптәшләре белән Ивановка торак пункты тирәсендәге урман-посадкада хәрби бурыч үтәгән вакытта дрон һөҗүменә эләгә, каты яралана.

«Ул вакытта бик көчле атышлар барды. Иптәшләр дә безнең янга 7-8 сәгатьтән соң гына керә алды. Беренче ярдәм күрсәттеләр, госпитальгә җибәрделәр. Алар тырышлыгы белән исән-сау калдык. Шуның өчен дә мин хәзер 5 декабрьне үземнең икенче туган көнем дип атыйм. Яраларым бик җитди булганлыктан, шактый озак Сватово, Белгород, Северодвинск, Мәскәү госпитальләрендә ятарга, дәвалану курслары узарга, бер-бер артлы операцияләр кичерергә туры килде. Дүрт операциядән соң хәрби-табиб комиссиясе карары белән узган елның август аенда комиссовать иттеләр», — ди Илназ.

Илназның махсус хәрби операция зонасына киткәнче югары уку йортында белем ала иде. Госпитальдә вакытта да аның укуы дәвам итә, яшь егет хәтта «Зум» программасы аша диплом да яклый.

«Бүгенге көндә мин өйдә. Тиздән үземне тагын зур сынау — катлаулы операцияләр көтә. Хәзер мин — районның махсус хәрби операция ветераннары берләшмәсе җитәкчесе дә. Егетләр белән бергә төрле хәрби-патриотик чараларда катнашу, белем йортларында укучылар белән очрашу һәм башка иҗтимагый эшләр башкару бурычы йөкләнә. Шулай ук тагын бер югары уку йортына укырга керү планы да бар», — диде ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *