Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Дубайда өченче тапкыр Сабан туе узды

12 апрель көнне Дубайның Сафа Парк мәйданчыгында өченче тапкыр зурлап Сабан туе уздырылды. Милли рух, җыр-моң, уен-көлке белән үрелеп барган бу матур чара, татар халкының бай мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен яктыртып, җирле халыкны һәм туристларны берләштерде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәмдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров катнашты. Ул катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде.

«Быелгы Сабантуй анда катнашкан һәркем өчен истәлекле вакыйга булыр, бик күпләргә дустанә аралашу, олы тарихлы татар халкынын мәдәнияте белән танышу, күңелле ял итү мөмкинлеге бирер, илһамлы яшәү дәрте өстәр дип ышанам», – диде ул.

Биредә шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы әгъзасы, «Дуслык» Самара төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев, Россия Федерациясенең Дубайдагы Генераль консулы Олег Фомин, FWB рестораны хуҗасы, Сабантуйның Паладиум группалары генераль партнеры Евгений Кабанов һәм башкалар катнашты.

Чара барышында милли көрәш, аркан тартыш, капчык белән сугышу кебек татар халкының традицион уеннары оештырылды. Кунаклар өчен сату мәйданчыклары, милли ризыклар, кул эшләре тәкъдим ителде.

Сәхнәдән Тәтеш районының «Ак калфак» һәм «Татар гаиләсе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмалары бүлекләре җитәкчесе, «Интернациональный союз женщин» төбәкара иҗтимагый оешмасының Татарстан буенча рәсми вәкиле Рима Сафиуллова «Рима» исемле сабан бодае оныннан пешерелгән икмәк һәм чәк-чәк бүләк итеп тапшырды.

Тамашачылар өчен зур концерт программасы да әзерләнгән иде. Илназ Сафиуллин, Чулпан Йосыпова, Мәскәүдән махсус килгән DJ Радик, Айрат Сафин һәм Рената Эльясова үзләренең чыгышлары белән бәйрәмгә ямь өстәде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *