Казан янындагы Васильево бистәсендә яшен сәбәпле бакча йортына ут капкан
Бүген Татарстанның Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә яшен сәбәпле янгын чыккан.
«Заря МСХ» бакчачылык ширкәтендә тактадан төзелгән бакча йортка һәм күрше йортның 30 квадрат метр мәйданында сайдингка ут капкан.
«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә сөйләүләренчә, янгын сүндерүчеләр утны сүндергән, зыян күрүчеләр юк.