Бүген Түбән Кама шәһәрендә сәнәгать зонасында янгын чыккан
Бүген көндез Түбән Кама шәһәрендә сәнәгать зонасында янгын чыкты.
Янгын сүндерүчеләр фаҗига урынына – Промышленная урамына килгәндә, нефть шламнары эшкәртү территориясендә шламнар януы ачыклана. Шулай ук металл ангар эченә дә ут капкан була.
«Татар-информ»га Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсендә сөйләүләрендә, янгында зыян күрүчеләр булмаган. Утны сүндерүдә 12 берәмлек техника һәм 38 янгын сүндерүче катнашкан.
Янгынны оператив рәвештә сүндергәннәр.