Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

1 сентябрьдә Татарстандагы мәктәп чатлары Мах мессенджерына күчә

1 сентябрьдән Татарстанда барлык мәктәпләрнең чатларын Мах илкүләм мессенджерына күчерәчәкләр. Күчеш этаплап 1 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова хәбәр итте.

«Күчү Татарстанда мәгълүмат алмашуның Россия күп функцияле сервисында гамәлгә ашырылган «Сферум» мәгълүмати-коммуникация белем бирү платформасында коммуникацияләрне күчерү буенча Юл картасы нигезендә башкарыла. Юл картасы нигезендә, «VK мессенджер» «Сферум»дагы барлык чатлар ноябрьдә ябылачак», – дип сөйләде ул.

Беренче этапта илкүләм Мах мессенджерына республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мәгариф идарәсе хезмәткәрләрен, икенче этапта – мәктәпләр, балалар бакчалары, көллият һәм техникумнар администрацияләрен һәм эшчеләрен күчерәчәкләр.

Өченче этап әти-әниләргә, мәктәп һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары укучыларына, шулай ук мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләрнең ата-аналарына кагылачак.

Алсу Мөхәммәтова сүзләренчә, илкүләм мессенджерда «Сферум»ның «Пушкин картасы», «Бүләкләр», «Тәнәфес» сервислары күренәчәк.

«Хәзер илкүләм мессенджерга миграцияләүгә әзерлек эшләре бара. Мәгълүмат ведомство һәм белем бирү оешмаларына җиткерелде», – диде ул.

Мәгълүматларның иминлегенә килгәндә, алар Россия сервисларында саклана, диде матбугат хезмәте җитәкчесе.

«Куркынычсыз режим балага үзенең «Контактларында» булган кешеләр белән генә аралашырга мөмкинлек бирә, һәм киресенчә. Көйләүләрне үзгәртер өчен әти-әнигә билгеле булган ПИН-код кирәк була», – диде ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *