Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Лаешта «Зәйнәп» җәмигъ мәчетендә узган курсларга йөргән балаларны бүләкләделәр

Лаешта узган мәктәп яшендәге малайлар өчен биш көнлек курсларны Лаеш мөхтәсибәтенең «Зәйнәп» мәчете белән берлектә Татарстанның «Иман» мәдәният-мәгрифәт үзәге уздырды. 23 июльдә җәйге лагерьдә чыгарылыш тантанасы булды. Бу хакта Казан шәһәренең Апанай мәчете каршында эшләүче «Иман» мәдәният-мәгьрифәт үзәгенең матбугат җитәкчесе Гөлнира Абдрахманова хәбәр итте.

Чарада Апанай мәчете имам-хатыйбы, «Иман» мәдәният-мәгьрифәт үзәге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Апанай мәдрәсәсе мөдире, имам Әхмәт хәзрәт Сабиров катнашкан. Нияз хәзрәт Сабиров сөйләгәнчә, биш көнлек курсларда Лаеш районы һәм Казан малайлары укыган.

Фото: © Александр Воржецов

«Бу курсларның максаты – балаларны Ислам нигезләре һәм татар халкының дини мәдәнияте белән таныштыру. Балалар өчен бай программа әзерләнгән иде. Алар төшкә кадәр Ислам нигезләрен өйрәнде, ә төштән соң алар өчен мәдәни чаралар үткәрелде. Яшүсмерләр Г.Р.Державин исемендәге Лаеш крае музеенда булды, экскурсияләргә йөрде. Балаларны «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган тәҗрибәле остазлар укытты. Алар барысы да дөньяви һәм дини белемле укытучылар», - дип сөйләде Нияз хәзрәт Сабиров.

«Бу курслар бик актуаль, чөнки глобальләшү чорында балаларга интернет бик нык тәэсир итә. Алар дөрес юлдан тайпылмасын өчен, без балаларга рухи кыйммәтләрне күрсәтергә тиеш», - дип өстәде ул.

Фото: © Александр Воржецов

Дипломнар һәм мактау грамоталары тапшыру тантанасы башланыр алдыннан балалар биш көндә нәрсәләргә өйрәнүләрен күрсәткән. Алар дини тормыш һәм хак юл сайлау турында берничә театраль күренеш әзерләгән Яшүсмерләр бераз дулкынланган, ләкин укытучыларына һәм әти-әниләренә үзләренең белемнәрен күрсәткән.

Фото: © Александр Воржецов

Балаларга тәрбия бирүдә катнашкан һәркемгә «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәгеннән бүләкләр тапшырылды. Кичә азагында чарада катнашучылар өчен бәйрәм кичке ашы әзерләнгән иде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *