Татарстанда трассада такси машинасы фура астына кергән, машина йөртүчесе үлгән
Татарстанның Биектау районындагы трассада үлемгә китергән авария булган. Volkswagen машинасы алдан хәрәкәт иткән фура астына югары тизлектә килеп кергән.
Фото: © Татарстан Дәүләт автоинспекциясе
Volkswagen йөртүчесе урында ук үлгән. Юл-транспорт һәлакәтенең барлык шартлары ачыклана.