Түбән Кама кешесе Бөтенроссия ГТО фестивале җиңүчесе булды
Түбән Камада яшәүче Ринат Сафин Чабаксарда гаилә командалары арасында Бөтенроссия ГТО фестивалендә җиңүче булды. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru сайтында Фәридә Зарипова яза.
Ул «Гимнастик эскәмиягә таянып кулларны бөгү-турайту» дисциплинасында беренче булды. Бу күнегүне спортчы 77 тапкыр башкарган.
Ринат Сафин гаиләсенең «Хезмәткә һәм оборонага әзер» фестивалендә беренче генә катнашуы түгел.