Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Ай булмаса, йолдыз бар» телесериалы турында: Зур өметләр белән декабрьне көтәбез

Бүген «Татмедиа» бинасы янында күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар» әсәре буенча яңа телесериал төшерү уңаеннан тәлинкә вату тантанасы узды. Проект авторның 90 еллыгына багышлана.

ТНВның генераль директоры, Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов сүзләренчә, сериал бик катлаулы.

«Минем өчен һәр сериал ул – суга чумган кебек. Аның астында нәрсәдер – белмим: җиңүме, тамашачылар яратуымы… Бу сериал да шулай, чөнки ул бик катлаулы. Аның пьесасы да бик катлаулы, анда татар хатынына нинди авырлыкларга түзәргә туры килүе турында сүз бара, яшәү көче күрсәтелә. Шуңа күрә бу драматургия ягыннан да бик бай сериал. Матур, кызык, драматургик яктан бай сериал чыгар дип өметләнәм, һәм шул өмет белән декабрьгә хатле яшәргә туры килә », – ди ул.

Сериалның режиссеры Мөхәммәт Мәһдиев повесте буенча «Кеше китә - җыры кала» телесериалын төшергән Александр Далматов. Сценарий авторлары - режиссер үзе һәм Алсу Хәбибуллина.

«Татар кинолары күп төшерелә, ләкин алар киң катлам халыкка барып җитми иде элек, әмма Илшат Әминов аудитория һәм продукт арасында күпер ясады», – дип, рәхмәт сүзләрен җиткерде Александр Далматов.

Ул, елына 2-3 шундый дәрәҗәдәге кино төшерелсә, татар киноиндустриясе шактый алга китер иде дигән өметләрен дә белдерде.

«Безнең кино караучы тамашачылар тәрбияләнсен иде, чөнки бездә кино карый белү мәдәнияте әле бик зәгыйфь хәлдә. Безнең халык концертка, театрга йөри, ләкин кинога йөрү әле бик аз. Бездә әле киноиндустрия туып кына килә, татарча кино төшерә белүчеләр җитми. Әгәр дә елга 2-3 кенә булса да шундый кино төшерелсә, киноиндустрия дә үсеп китәр һәм рәссамнарны, бизәндерүчеләрне, ут куючыларны Мәскәүләрдән чакырмас идек», – дип әйтте ул.

Казанда сериалның төп герое Мәдинә Сафинаның студент еллары төшерелде инде, хәзер төшерү командасы Чистай шәһәренә китә. Анда Мәдинәнең эше белән бәйле эпизодлар һәм шәһәр урамындагы күренешләр төшереләчәк. Чистайдан соң алар Туфан Миңнуллинның туган ягы - Кама Тамагында, Лаеш, Питрәч һәм Яшел Үзән районнарында да эшләячәкләр.

Төп рольләрдә – Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Диләрә Фазлыева (Мәдинә), Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрыннан Артем Пискунов (Мирзанур), Гәлиасгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Алмаз Борһанов (автор ролендә).

Тантанага Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия Юнысова да килгән иде. Ул телесериалга үзенең хәер-фатихасын бирде.

«Минемчә, әтинең «Ай булмаса, йолдыз бар» әсәре халыкчан, ул үзенең жанры, темасы буенча да халыкка якын. Ул халыкка ошар, һәм аны бер генә буын түгел, ә берничә буын тамашачы карар дип өметләнәм», – диде ул.

  • Сериалны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә «Татарстан - Яңа Гасыр» каналы белән берлектә «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе төшерә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *