Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

9 гыйнвардан барлык автомобильләрдәге дөрес булмаган тонировка өчен штраф сала башлыйлар

9 гыйнвардан Россиядә тонировка кагыйдәләрен бозган автомобиль хуҗаларын штрафка тарта алачаклар. Бу таләп илгә вакытлыча кертелгән транспорт чараларына да кагыла. Бу хакта РФ Иҗтимагый палатасының закон проектларына һәм башка норматив актларга иҗтимагый экспертиза үткәрү комиссиясе әгъзасы Евгений Машаров хәбәр итте.

Ул искәрткәнчә, 2025 елның 29 декабрендә РФ Президенты Владимир Путин РФ Административ хокук бозулар турында кодексның 12.5 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында 526 нче номерлы федераль законга кул куйды, ул 9 гыйнварда үз көченә керә. Машаров сүзләренчә, төзәтмәләр ил территориясендәге юллар буенча хәрәкәт итүче барлык автомобильләргә дә кагылачак.

«2026 елның 9 гыйнварыннан РФ территориясенә вакытлыча кертелгән транспорт чаралары кагыйдәләргә туры килә торган тонировка белән генә хәрәкәт итә алачак. Әлеге федераль закон беренче чиратта элек РФ территориясенә транспорт чараларын вакытлыча кертүчеләр файдаланган закондагы бушлыкны бетерә», - дип аңлатты ул РИА Новости белән әңгәмәдә.

Машаров әйтүенчә, нормаларга туры килми торган тонировка техник диагностикалау чаралары ярдәмендә ачыклана. Шул ук вакытта кагыйдәләрне бозган өчен штраф күләме элеккечә калачак – 500 сум, чөнки үзгәрешләр норманың формулировкасына гына кагыла.

Белгеч искәртеп үткәнчә, Россиядә автомобильләрнең алгы һәм алдагы ян як тәрәзәләре 70 проценттан да ким булмаган дәрәҗәдә яктылык үткәрергә тиеш. Броньланган автомобильләр өчен бу күрсәткеч 60 проценттан да ким булмаска тиеш.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *