2025 елда Дәүләт торак фонды ятим балаларга 450 фатир тапшырган
Узган 2025 елда «ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү» программасында катнашучылар дәүләт хисабына 450 бер бүлмәле фатир алган. Бу «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының төп бурычларының берсен – гражданнарыбызны торак белән тәэмин итүне арттырырга мөмкинлек бирде.
Ятим балаларга яшәү өчен тулысынча әзер булган торак ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән йортларда бирелде.
Барлык фатирлар да сантехника, электр яки газ плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су, газ, электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары белән җиһазландырылган.
2013 елдан башлап ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды «ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү» программасын үтәү кысаларында ятимнәргә 5796 фатир тапшырган.