Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Илсур Метшин казанлыларны Ураза бәйрәме белән котлады

Казан мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласында яшәүчеләргә изге Рамазан ае тәмамлану уңаеннан котлау белән мөрәҗәгать итте. Котлау тексты шәһәрнең рәсми сайтында бастырылган.

«Хөрмәтле казанлылар! Сезне чын күңелдән Ураза гаете белән котлыйм! Әлеге изге көн рухи чистарыну һәм пакълану вакыты, исламның югары кыйммәтләренә тугрылык һәм якыннарыңа ярдәм итү билгесе.

Ураза бәйрәме дин тотучыларны берләштерә һәм 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы дип танылган Казан халкы тарафыннан чын күңелдән хөрмәт ителә. Әлеге казаныш өчен шәһәр сезнең һәрберегезгә – җәмгыятьнең рухи-әхлакый нигезләрен ныгытуга, динара һәм милләтара татулыкны саклауга, үсеп килүче яшь буынны лаеклы тәрбияләүгә бәяләп бетергесез өлеш кертүче барлык мөселман өммәтенә бурычлы.

Уртак йортыбызда хөкем сөргән, үзара ихтирам һәм ышаныч, шәфкатьлелек һәм тирә-юньдәгеләргә карата битараф булмау гадәтләрен ныгытырга ярдәм иткән игелекле һәм ихлас гамәлләр өчен сезгә рәхмәтемне белдерәм.

Әлеге бәйрәм көнендә сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек телим! Ураза бәйрәме иманыгызны ныгытсын, гаиләләрегезгә шатлык китерсен, кылган барлык изге догаларыгызны Аллаһы Тәгалә кабул итсен.

Ураза гаете мөбарәк булсын», - диелә котлауда.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *