Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Ильяс Камал: «Калеб» концертлары һәрвакыт югары зәвык һәм күптөрлелек белән аерыл тора

31 мартта Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының Универсаль залында «Калеб. Яңа сулыш» концерты узачак. Татарстан Композиторлар берлеге рәисе, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Ильяс Камал билгеләп үткәнчә, әлеге концертта оештыручылар традицион җыр жанрыннан тыш, башка юнәлешләргә дә зур урын бирергә карар кылган. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

«Калеб концертлары һәрвакыт аерылып тора – без монда барлык стильләрне дә кулланабыз. Булачак концерт моңа дәлил, анда да төрле жанрлар, стильләр тәкъдим ителәчәк – хореография, инструменталь әсәрләр. Моңа кадәр күбрәк игътибар җыр юнәлешенә бирелгән булса, хәзер монда барысы да тигез дәрәҗәдә – җыр да, балет та, инструменталь әсәрләр дә, опера әсәрләре дә бар», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Концерт программасы төрле жанрдагы музыканы тыңлаучыга җиткерүне максат итеп куя. Тамашачылар татар халык җырларын, классик композиторлар әсәрләрен, бүгенге көндә актив иҗат итүче яшь авторлар музыкасын һәм киң җәмәгатьчелеккә әлегә таныш булмаган талантлы иҗатчыларның эшләрен дә ишетә алачак.

«Концертта төрле гасыр музыкасы тәкъдим ителәчәк – халык җырлары да, классик композиторлар да, бүгенге көндә актив иҗат итүче композиторлар дә яңгыраячак. Шул исәптән күпләргә таныш булмаган композиторларны да ишетеп булачак. Барысы да югары зәвык, профессиональлек белән иҗат ителгән. Концертлар – безнең өчен һәрвакыт шатлык. Яшь вокалистларыбыз да, инструментчыларыбыз да бик талантлы. Әлеге концерт безнең иҗатчыларның нинди күптөрле булуын дәлилли. Кайбер катнашучылар әлегә киң игътибарга ия түгел, ләкин аларның барысын да «Калеб» берләштерә», – диде ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *