Добавить новость

Әгерҗе футболчыларына шартлар яхшыра

Бу атнада стадионда Әгерҗедә футбол сезонын ачтылар.
 

Әлеге сезонны балаларга белем бирү-савыктыру үзәге һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә футбол белән шөгыльләнүче 150 яшүсмер күтәренке кәефтә каршы ала. 
Сөенмәслек тә түгел шул: район башлыгы Валерий Макаров һәм “СтройГигант“ ширкәте директоры Тигран Агаджанян ярдәме белән савыктыру үзәгендә өч душ кабинасы ясалды. 
Бусагада – җәй. Тирләп-пешеп футбол уйнап кергәннән соң балалар рәхәтләнеп коенырлар, – дип сөенә үзәк директоры Валентина Федорова. 
Футболчыларга шөгыльләнергә шартлар начар түгел бездә. Заманча төзекләндерелгән стадионда уйныйсыз, тренерларыгыз менә дигән. Уңышларыгыз да куандыра. Бу сезонда да сездән яңа җиңүләр көтеп калабыз. Сез – безнең өметле спортчыларыбыз, – дип рухландырды футболчыларны район башлыгы Валерий Макаров.
“СтройГигант“ төзүчеләре язын-көзен су үтеп җәфалый торган түбәне дә алыштырганнар.
Мондый мәрхәмәтле эшмәкәрләр булуына бик сөенәбез һәм аларга, җитәкчеләре Тигран Саркисовичка зур рәхмәтебезне белдерәбез, – дип Валентина Федоровна Рәхмәт хаты тапшырды. 
Ә Валерий Макаровка бирелгән Рәхмәт хаты тагын да үзенчәлекле иде: анда яшь футболчылар фамилияләрен язып чыкканнар. 
Монысы – бигрәк тә истәлекле бүләк. Киләчәктә бәлки сез дә танылган футбол командаларында уйнарсыз. Ә мин әлеге Рәхмәт хатына карап сезнең Әгерҗе стадионында уйнаган чакларыгызны искә алырмын, – диде Валерий Владимирович.
Футболчылар җитәкчеләребезне яңа сезондагы уеннарын карарга да чакырдылар. Беренче уеннар бу шимбәдә, ягъни 25 апрельдә Удмуртия беренчелегенә Әгерҗе стадионында узачак.  
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Гале

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час в Гале и Абхазии

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *