Добавить новость

Җиңү поезды хәтерләрне яңартты

4 май кичен әгерҗелеләр аеруча зарыгып көтте. Бу кичне Әгерҗе станциясенә “ҖИҢҮ ПОЕЗДЫ“ килде.
Кичке сәгать сигез булса да вокзал мәйданы халык белән тулы иде. Тимерьюлчы ветераннар белән бергә шәһәр халкы да, хәтта нәниләр дә әти-әниләре белән бергә  Җиңү поездын каршыларга килде.
Әгерҗегә керү юлында ук поезд әллә кайларга ишетелерлек итеп гудок биреп барды. Күңелгә ничектер шом да өстәде поезд кычкыртуы. Чөнки нәкъ менә шул сәгатьләрдә Пугачевода урман яна дигән куркыныч хәбәр килеп ирешкән иде Әгерҗегә. Хәтта кайбер әгерҗелеләр бу минутларда эвакуациягә әзерләнә башлаган. Шөкер, фаҗига булмый калды, янгын вакытында туктатылды дип хәбәр иттеләр. 
Менә поезд вокзалга килеп туктады. Мәдәният хезмәткәрләре кунакларны ипи-тоз, чәк-чәк белән каршылыйлар. Хәрби оркестр “Прощание славянки“ны уйный.  Безнең “Көмеш телле гармун“ халык ансамбле дә югалып калмады, оркестрга кушылып уйнап җибәргәч, марш тагын да дәртлерәк яңгырый башлады. Горький тимер юлының мактаулы хезмәткәре Анатолий Малышкин тимерьюлчылар байрагын алып бара. Менә перронга поезддан ветеран тимерьюлчылар төшә башлады. 
Тантана вокзал мәйданына күчә. Район һәм Горький тимер юлы җитәкчеләренең чыгышлары Әгерҗе тимерьюлчыларының сугыш елларындагы батырлыгына багышланган иде. Горький тимер юлы фронтка 12 бронепоезд, Әгерҗелеләр исә “Василий Чапаев“ бронепоездын җитештереп җибәрәләр. Тимер юллар буенча танклар, самолетлар, “катюша“лар, бронетехника, эвакуацияләнгән завод-фабрикалар төялгән составлар көне-төне агыла. Әгерҗе тимерьюлчыларының сугыш елларындагы батырлыгы тарих битләренә алтын хәрефләр белән язып куелган. Менә алар Җиңүне якынайткан батырлар: Нури Мистахов, Шәүкәт Акбашев, Фоат Шәрипов, тыл ветераннары Иван Гарнышев, Василий Пономарев, Энгельс Гайсин. Җитәкчеләр аларга Җиңүнең 70 еллыгы медальләрен тапшырдылар. 
“Җиңү поезды“ кунаклары, тимерьюлчы ветераннар хөрмәтенә мәйданда сугыш еллары җырлары яңгырады. Тантана бәйрәм салюты белән төгәлләнде.
Тарихи поездны каршыларга килгән әгерҗелеләрне поездның мемориаль составы да кызыксындырды. Бик күпләр күмер белән ягыла торган паровозны аеруча кызыксынып карадылар. Машинистлар бригадасы хәтта аның эченә кереп карарга да рөхсәт итте. Поезд составындагы хәрби техника, музей, кыр кухнясы һәркемдә зур кызыксыну уятты. Мәйданга җыелучыларны кыр кухнясыннан солдат боткасы белән дә сыйладылар.
“Җиңү поезды“ белән саубуллашу мизгелләре дә килеп җитте. Хәрби оркестр “День Победы“ны башкарганда күпләр ана кушылып җырлады. Вакыт кичке унга якынлашса да мондый бәйрәмнән соң беркемнең дә тараласы килмәде. Поездның хушлашу гудогы йөрәкләрне тагын җилкендерде. Ул тимерьюлчы ветераннарга дәһшәтле сугыш елларын, совет солдатының батырлыгын хәтерләткәндер. Ә безнең Җиңү алып килгән 45нең язын, батыр якташларыбызны онытырга хакыбыз юк!
Екатерина САМСОНОВА.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Гайсине

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час в Гайсине и Винницкой области

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *