Эзләүдә булган Антонина Гайсина табылды!
Иң мөһиме – исән-сау килеш! Кичә аның Казанның республика клиник дәваханәсе тирәсендә йөрүен күргән билгесез кеше балаларына шалтыратып әйткән. Азрак вакыт үткәч Антонинаны аның авылдашы – Казанга, РКБ тирәсенә йомыш белән барган Татар Буасы фельдшеры Резеда Йосыпова да очраклы рәвештә күреп ала. Ул да тиз арада авылга хәбәр итә. Резеда аны тагын югалмасын дип саклап торган арада Гайсинаның Казанда яшәүче улы һәм полиция хезмәткәре килеп җитәләр, әйткәнемчә, аларга югалучы хатын-кызның координаталрын әйтеп беренче шалтырату алдарак булган. Читать дальше...