«АИГЕЛ» концерты: төсле чәчле тамашачы, куркыныч бишек җыры, үзенчәлекле яңгыраш
Бу — төркемнең бары тик татар телендәге җырлардан торган беренче тулы форматлы релизы. Эксклюзив премьерада «Интертат» хәбәрчесе дә булып кайтты. «Татарин» клибын 60 миллион кеше караган Пәнҗешәмбе көнне төркемнең аккаунтларында хәбәр ителде: «13 ноябрь көнне без Казанда „Пыяла“ дип аталган яңа альбом презентациясен уздырачакбыз. Альбом үзе 20 ноябрьдә чыгачак». Махсус сылтама буенча узып теркәлсәң, ябык концертка керү мөмкинлегенә ирешә аласың. Тамашачылар өчен нибары 50 урын каралган иде. Ярты сәгать эчендә ул урыннар бетте. Читать дальше...