Марий Элда татар һәм мари халыклары мәдәниятләре бәйләнеше хакында сөйләшәчәкләр
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 16 декабрьдә 10.00 сәгатьтә Марий Элның Татар мәдәни үзәгендә татар һәм мари халыклары мәдәниятләренә багышланган төбәкара конференция узачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә үзәкнең директоры Илгиз Гайсин сөйләде. «Кызганыч, Марий Элда яшәүче мари һәм татар халкы рус сүзләрен кушып сөйләшә, телебезне югалта барабыз. Конференция ике халыкның мәдәни кыйммәтләрен барлап, саклап калуга юнәлдерелгән. Этнографик материаллар буенча марилар һәм татарларның этникара бәйләнешләре... Читать дальше...