Чулпан Йосыпова каз тәннәре чыгарырлык җыр яздырган
Татарстанның атказанган артисты Чулпан Йосыпова тамашачыларга «Тип әле, йөрәгем» дигән яңа җырын тәкъдим итте. Яңа җырның көен Мурат Гайсин, ә сүзләрен Венера Мәхмүтова язган. «Каз тәннәре чыгарлык булган бу», «Шәп», — дип бәя биргәннәр яңа җырга.