Яңа Чишмәдәге автоһәлакәт корбаны турында: «Соңгы сулышында да пассажирларын уйлаган»
19 гыйнвар көнне Татарстанның Яңа Чишмә районында булган юл һәлакәте бөтен республика халкын тетрәндерде. Фаҗига Яңа Чишмә районында булса да, төнге юлда Чирмешән районы кешеләре бәлагә тарый. 8 пассажир утырткан автобус башта торбалар төягән йөк машинасы белән бәрелешә, соңрак аларга тагын ике машина килеп бәрелә. Биш кешенең сәламәтлегенә зыян килә. Алар Чистай хастаханәсенә озатыла. Бу төндә Hyundai автобусы йөртүчесе Михаил Беляевның гомере өзелде. Аның тормыш иптәше, өч баласы, өч оныгы калды. Читать дальше...