Добавить новость

Калмия агитбригадасы кырда эшләүче игенчеләр күңелен күтәрде

Калмия мәдәният йорты каршындагы агитбригада, балаларның «Йолдызкай» бию ансамбле (җитәкчесе Альмира Гыйльфанова) «Вилданов» крестьян-фермерлык хуҗалыгы игенчеләре янына төшке аш вакытында концерт номерлары белән барды.

Концертыбызны кечкенә кызыбыз Айзилә Фәрхетдинова «Хәерле көн» җыры белән башлап җибәрде. Язилә Сәхипгәрәева яраткан шигырен укыды. «Йолдызкай» бию ансамбле кызлары – Таңсылу Гәрәева, Ләйлә Имаметдинова, апалы-сеңелле Язилә һәм Зәлинә Сәхипгәрәевалар, Айзилә Гыйльфанова, Зарина Абиджанова дәртле татар биюен башкардылар. Калмия авылы китапханәчесе Альмира Гыйльфанова, социаль хезмәткәр Фәнзия Зәйнуллина матур җырлары белән игенчеләребезнең күңелләрен күтәрделәр. Концертны матур, җанга үтеп керерлек оста итеп Чулпан Габидуллина алып барды.

Басуда яшь комбайнчылар абыйлы-энеле Рамазан һәм Ринат Гатиятуллиннар, Ильмир һәм Фирзәр Шәфыйковлар, әтиле-уллы Кожевниковлар, тракторчылар Филәрит Зәйнетдинов, Әгъзамнур Гайфетдинов, шоферлар Фәнзәр Шәфыйков, Юрий Хафизуллин, Рушан Галимҗанов, яңа гына армиядән кайткан Артур Имаметдиновлар үзешчән артистларны алкышларга күмде, яңадан чакырып калдылар.

Соңыннан пешекче Гөлшат Тимербаева агитбригада кызларын, кырда эшләүчеләрнең барысын тәмле аш белән сыйлады.

Агитбригада кызлары игенчеләр белән очрашуны оештырган өчен идарәче Фәйзәр Гайсинга рәхмәтле, дип хәбәр итте безгә Калмия мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова.

Сүз уңаеннан, без «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгы идарәчесе Фәйзәр Гайсин белән телефон аша элемтәгә керергә булдык.

– Комбайнчыларга, механизатор егетләребезгә концерт бик ошады. Кырларда эшләүчеләребез агитбригада кызларының шулай килеп, күңелләрен күтәреп китүләренә сөенделәр, әлбәттә. Концерт номерлары да бик матур иде. Игенчеләр хезмәтенә багышланган җырлар, яшь кызларның күмәк биюләре беркемне дә битараф калдырмады. Яз көне, чәчү вакытында да килеп, шулай кәефләрне күтәргәннәр иде. Агитбригада иртәгә җәйге лагерьга, сыер савучыларыбыз янына да чыгарга җыена. Мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары күрсәтәчәк концерт аларның күңеленә дә хуш килер дип уйлыйм, – диде идарәче.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Гайсине

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час в Гайсине и Винницкой области

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *