Добавить новость

Әгерҗедә бер гасырга якын эшләгән балалар бакчасы ябылды

(Әгерҗе, 9 август, «Татар-информ», « Әгерҗе хәбәрләре »). Әгерҗе шәһәрендә иң беренчеләрдән булып төзелгән 3нче балалар бакчасы биредә тәрбияләнгән 60ка якын сабыйны, тәрбиячеләрне, аларның ярдәмчеләрен, пешекчеләр һәм башка хезмәткәрләрне соңгы тапкыр кабул итте.  Узган гасыр башларында мәчет булып хезмәт иткән агач йортны 1923 елда бакча итеп үзгәртәләр. Соңыннан аның ике ягына янкорма төзиләр. 50нче еллардан аның белән Бәһәр Гайсина, Сания Сафиуллина, Рафилә Бәширова җитәкчелек итәләр. 1989 елда эстафетаны Сания Искәндәр кызы кабул итеп ала һәм бакча ябылганчы үз эшен күңел биреп, хезмәткәрләре белән бер йодрык булып эшли. «Балалар бакчасы бинасы иске булгач, проблемалар һәрдаим чыгып торды. Әгерҗедә яшәүче өлкән яшьтәге ак яулыклы Гәүһәр апа Масловага да чиксез рәхмәтле без. Бәйрәмнәрдә балаларга күпме уенчыклар бүләк итте ул», — ди Сания ханым.  Соңгы елларда 55-60 малай-кызга тәрбия һәм белем биргәннәр. Бакчада туган йорт җылысы булдырырга, әти-әниләреннән аерылып торган вакытта сабыйларга наз, ярату бүләк итәргә тырышканнар. «Әлбәттә, бина иске булу сәбәпле, барлык тиешле уңайлыклар да булдырылмагандыр. Әмма без барыбер заманнан артка калмаска тырыштык. Укыту-методик әсбапларны гел яңартып тордык, төркемнәрне матур итеп бизәргә омтылдык, косметик ремонт та уздырдык», — ди мөдир. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Гайсине

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час в Гайсине и Винницкой области

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *