Добавить новость

Җырчы Гөлназ Закирова: «Кайбер авторлар әтинең җырларын «урлап» куллана»

«Бу постны языр алдыннан озак уйладым. Чөнки татар эстрадасындагы конфликтлар, гайбәтләрдән читтә торырга тырышам. Сүз минем әтием, Илгиз Закиров иҗат иткән җыр көйләре турында барачак. Соңгы арада еш кына аның музыкасын башка авторлар актив куллана башлады. Я тулаем куплет, я тулаем кушымта «урлана». Бөтен җырлар турында язмыйм, 1-2 тапкыр җырланып онытылганнары, үзләре өчен генә иҗат ителгән җырлар күздә тотылмый. Сүз танылып, халык күңелләренә кергәннәре турында бара… Алар турында инде ишетмәдем, күрмәдем дип әйтеп булмый бит! Видеоларда 3 мисал, болары мин ишеткәннәре генә… Әйе, Мурат Гайсин көемне үзгәрттем дип хәбәр бирде, анысы сөендерде, әлбәттә… Калганнарын үзегез ишетәсез. Җырчыларын hәм авторларны хөрмәт иткәнгә курә исемнәрен язып тормыйм. Әйе, музыкаль мөмкинлекләр дә чикле, җырчылар да көн саен яңа хитлар белән халыкның игътибарын җәлеп итеп торырга мәҗбүр. Ләкин гармониясе охшаган икән, мелодияне, ритмны үзгәрт, ә иң яхшысы — фантазияңне киңәйт, чөнки музыканың мөмкинлекләре бик зур! Җырчылар да репертуар сайлаганда игътибарлырак булсын иде! Сез бит профессионаллар, авторларга киңәшегезне бирегез. Шигърият дөньясында да андый проблемалар бар, беләм. Сөендерми бит… Үзем автор буларак, бу сүзләр минем үземә дә кисәтү булсын», — дип язган җырчы. Гөлназ тәкъдим иткән видеода Салават Фәтхетдинов репертуарыннан «Киртәләр юк миңа» — Марат Шәйбәков репертурыннан «Санама, кәккүк, санама», Азат Тимершәех репертуарыннан «Көт әле, дисең» — Мурат Гайсинның «Моң агыла», Ранис Габбазовның «Гомер язы» — Илсур Сафинның «Сөюем бакчасы» җырлары мисал итеп китерелгән. Җырчы, продюсер Гүзәлия дә Гөлназ белән тулысынча килешә. Ул моның бүгенге эстрадада актуаль мәсьәлә булуы турында комментарий калдырган «Музыка өлкәсендә белемем булмагач, „тоела гынадыр инде миңа“ дип йөри идем»; «Гөлназ, Илгиз абый кебек талантлар аз, ә җиңел юлга басып, дан казанырга теләүчеләр күп… Тик хәтта музыкаль белеме булмаган минем кебек кешегә дә мондый „рәвешләр“ кирәк түгел ул! Халык надан түгел бит инде», — дип язганнар Гөлназның инстадуслары.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Гайсине

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час в Гайсине и Винницкой области

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *