Иске Шөгердә "Җырлы солянка" концерты узды (фотолар)
29 апрельдә - Бөтендөнья бию көнен билгеләп үткән көнне авылыбыз мәдәният йортында язгы моң бәйрәме "Җырлы солянка" булып узды.
Залны тутырып, язгы бакча эшләреннән соң ял итәргә дип килгән авылыбыз халкына концертыбызда катнашкан артистларыбыз зур бүләк ясады. Программада юмор, популяр булган жырлар һәм матур биюләр бар иде.
Шушы "Жырлы солянка" дип исемләнгән концертны оештыруда ярдәм иткән өчен, Раил дустым, сиңа, сәхнәдәш дусларыма, коллегаларыма зур рәхмәт әйтәсе килә. Роза Насыйрҗанова, Миләүшә Мусина, И. Гайсин, Марсель Биктаһиров һәм башка катнашучыларны тамашачыар җылы кабул итте.
Иҗади уңышлар, барчагызга да гаилә бәхете.
Динара Гумилевская