Добавить новость

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан шәһәребезнең үзәк мәйданында язгы ярминкә үткәрелде

Аның вакыты иртәнге 8сәгатькә билгеләнсә дә, шәһәр халкы күпкә алданрак җыела башлады. Алдан килсәң, сайлап алу мөмкинлеге зуррак шул.Чөнки ярминкәгә үз продуктларын алып килгән авыл җирлекләрендә яшәүчеләр, район авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр, КФХлар  соңга калырга яратмыйлар. Өлгерерәк хуҗалыклар иртә килеп бөртекле ашлык, катнаш азыкны тиз арада сатып та бетерделәр.Катнаш азыкны бишәр, унар капчыклап аучылар да булды. Ә инде авыл җирлекләреннән килүчеләр сарык, куян,сыер, дуңгыз итләре, күркә, тавык, үрдәк, каз түшкәләре, кондитер эшләнмәләре, бал, сөт һәм сөт продукцияләре тәкъдим иттеләр. Балык участогы һәрвакыттагыча бер тоннага якын балык алып чыккан иде. Иң мөһиме - алар кыйммәт түгел иде. Әйтик, Минзәлә шәһәренең куян асраучысы Илгиз Сахапов тере куян,куян ите, куян тиресе белән сәүдә итте, аның бәясе дә кыйммәт түгел иде, бер кило куян итен 300 сумнан сатты. Хуҗамәттән Мәүлидә Гайсина халыкка кәҗә сөте тәкъдим итте. Ашпаладан килгән Габдерәшит Мухаметзянов 30 каз алып килгән, ул каз итен консеврлаган. Калморза авылыннан  килгән бал сатучы Рафак Габдрахманов төрле бал продукциясе белән сәүдә итте.  “Заиковский” ҖЧҖдән  килгән вәкилләр   сыер ите белән сату иттеләр, коймак, шашлык белән дә сыйладылар халыкны.


сан

Авыллар ярминкәгә 8 түшкә сыер ите, 2 түшкә тонна сарык һәм дуңгыз ите, 30 тоннадан артык ашлык алып килгәннәр иде.

 “Калморза” хуҗалыгыннан килгән сатучылар итне башта килосын 280 сумга, аннары 270 сумга саттылар. Ярминкәне район башлыгы Айдар Салахов җитәкчелегендә бер төркем җитәкчеләр дә карап йөрде, сатып алучылар һәм сатучылар белән аралаштылар.

Район мәдәният йорты каршында  концерт  та булды.  Ярминкәдә Воровский җирлегеннән килгән мәдәният хезмәткәрләре сату да иттеләр, аннары җырлап-биеп күңел дә ачтылар.

Фотогалерея

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Гайсине

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час в Гайсине и Винницкой области

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *