Гүзәл Шәйхетдинова – "Авыл кызы" бәйгесе җиңүчесе
Авыл бетә, авылда кеше калмый диләр. Ә менә гимназиянең актлар залында "Ак калфак" җирле оешмасы тарафыннан оештырылган "Авыл кызы" бәйгесендә катнашкан уңган, булган ханымнар һәм туташлар кебек хатын-кызларыбыз булганда авыл бетәме соң? Юк, әлбәттә.
"Авыл кызы" конкурсында Минзәлә һәм Тукай районының иң булдыклы кызлары, ханымнары үзара көч сынашты. Минзәлә районы Дусай-Кичү авылыннан өч бала әнисе Гөлнара Гайсина, Иркәнәшнең сайрап торган сандугачы – Эльмира Галимова, Тукай районы Абдул авылыннан Тәнзилә Минһаҗева, шулай ук Абдул авылында туып үскән, бүгенге көндә Хуҗәмәт авылында балалар бакчасында эшләүче Йолдыз Мәүләвиева, Тауасты Байлар авылыннан ут чәчеп торучы Гүзәл Шәйхетдинова "Авыл кызы" титулына ирешү өчен берничә бәйгедә үз осталыкларын сынап карадылар.