(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Россия һәм Украина вәкилләренең киләсе сөйләшүләре 7 мартта узачак. Бу хакта делегация әгъзасы, Югары рададагы «Слуга народа» фракциясе җитәкчесе Давид Арахамия Фейсбукта хәбәр итте. «Сөйләшүләрнең өченче раунды дүшәмбе көнне узачак», — диелә хәбәрдә. Россия һәм Украина делегацияләренең беренче очрашуы 28 февральдә Гомель өлкәсендә үтте. Аннары яклар 3 мартта сөйләшүләр уздырды, аның нәтиҗәсендә гуманитар коридорлар булдыру турында килештеләр. Искәртеп үтәбез, 23 февральдә ДНР һәм ЛНР җитәкчеләре Владимир Путинга Украина агрессиясенә җавап кайтаруга ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. 24 февраль иртәсендә Россия Президенты видеомөрәҗәгать белән чыгыш ясады һәм Донбасста махсус хәрби операция үткәрү турында белдерде.