Добавить новость

Казахстанның Актүбә өлкәсендә Советлар Союзы Герое Гайнан Кормашны искә алдылар

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Казахстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Казахстанның Актүбә өлкәсендә Советлар Союзы Герое Гайнан Кормашны искә алдылар.

27 февраль — Советлар Союзы Герое, татар шагыйре, Муса Җәлилнең көрәштәше Гайнан Кормашның туган көне.

Гайнан Кормаш 1919 елда Казахстанның Актүбә өлкәсе Кобда районында туган. Бәрәңге педагогика техникумын тәмамлаган. Сугышка кадәр Марий АССРның Бәрәңге районы Куян авылында мөгаллим булып эшләгән, биредә математика һәм география фәннәрен укыткан.

Гайнан Кормашның әлеге хәбәрдә китерелгән биографиясендә әйтелгәнчә, 1937 елда аны, кулак булуда гаепләп, комсомолдан куалар, берничә туганын кулга алалар. Шуңа күрә Гайнан Кормаш Куян авылыннан Актүбәгә китә, анда янә мәктәпкә урнаша. 1939 елда, хәрби хезмәткә чакырганда, ул инде мәктәп директоры була.

Армиядә Гайнан Кормаш кече командирлар мәктәбен тәмамлый һәм лейтенант дәрәҗәсен ала. Совет-фин сугышында катнаша, аннары Гомель өлкәсендә хезмәт итә. Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк фронтка китә.

Разведчиклар командиры буларак, 1942 елда махсус төркем составында аны дошман тылына кертәләр һәм шунда ул немецларга әсирлеккә төшә. Гайнан Кормашны Польшадагы хәрби әсирләр лагерена күчерәләр, диелә.

Вәкиллекнең матбугат хезмәте белешмәсендә әйтелгәнчә, биредә немец командованиесе Идел буе халыклары (татар, башкорт, удмурт, чуваш) хәрби әсирләреннән торган «Идел-Урал» легионын оештыра. Гайнан Кормаш, Муса Җәлил һәм тагын берничә татар әсире әлеге легион составында яшерен оешма төзи. 1943 елда аларны кулга алалар һәм 1944 елның 25 августында җәлилчеләргә үлем җәзасы гильотина аша башкарыла.

Актүбә өлкәсенең «Шатлык» татар-башкорт этномәдәни берләшмәсе ел саен Геройның туган көнендә искә алу чаралары үткәрә һәм үз якташларын хөрмәт белән искә ала. «Шатлык» этномәдәни берләшмәсе каршындагы якшәмбе мәктәбе аның исемен йөртә, Казахстанның Актүбә шәһәрендәге бер урамга Гайнан Кормаш исеме бирелгән.

Гайнан Кормашның 11 шигыре «Тормыш чигендә…» дигән зур булмаган брошюрада дөнья күргән, диелә Актүбә өлкәсенең «Шатлык» татар-башкорт этномәдәни берләшмәсе хәбәрендә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Гомеле

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час в Гомеле и Гомельской области

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *