Равил Фәйзуллин Фәрит Фарисовның «Белые волки» китабын яшь буынга укырга тәкъдим итте
(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин Мәскәү шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фарисовның дипломат Кәрим Хәкимовка багышланган «Белые волки» китабын яшьләргә укырга тәкъдим итәргә кирәк дип саный. «Китапның кулъязма варианты белән ярты ел элек танышып чыктым. Ул ике өлештән иде. Фәрит Фарисович, чыннан да, бөек шәхесләр турында яза. Бу хезмәт яшь буын өчен файдалы. Китапны язганда үзеңә дә бүре булырга кирәк. Сез максатыгызга ирешә алгансыз. Читать дальше...