Буа һәм Кариев театрлары Грозныйда милли театрлар фестивалендә катнаша
(Казан, 3 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Грозный шәһәрендә узачак «Федерация» театр фестивалендә быел Татарстанның ике театры катнаша.
«Федерация» милли театрлар фестивале программасына Буа дәүләт театрының « Шобага» һәм Кариев яшь тамашачы театрының «Озын-озак балачак » спектакльләре кертелгән.
Фестиваль Чечня Республикасының Грозный шәһәрендә 11 — 19 сентябрь көннәрендә була. Программага татар, саха, балкар, башкорт, хакас, черкес, коми, чечен һәм башка театрлар — барлыгы 14 милли театр кертелгән.
«Федерация» милли театрлар фестивале 2019 елдан башлап уздырыла. 2020 елда әлеге фестивальгә Татарстаннан Әтнә һәм Кариев театрлары, 2019 елда Әлмәт һәм Камал театрлары барган иде.