Әлмәттә баласын җәзалаган өчен хөкем ителгән хатын кайнанасын да буган
Әлмәттә кайнанасын буып үтерергә маташкан хатынны хөкем итәләр. Мировой судта бу хатынны гаепле дип тапканнар инде. Хәзер адвокатның апелляциясен карыйлар. Әлеге хатын урлау, баласын җәзалау өчен хөкем ителгән булган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.
Гаиләдә җәнҗал гел чыгып тора. Моңа кадәр килеп белән кайнананы дүрт тапкыр мировой судта татулаштырып караганнар. Ләкин бу юлы эш тирәнгә кереп киткән. Талаш вакытында кайнана һәлак була язган. Җинаять эше ачылган.
«Эшен ташлады, эчә башлады, караклык китте – кибеттән, шәхси кешеләрдән, миннән. гел исереклек, гел исереклек», – ди кайнана.
Хөкем ителүче хатынны өч тапкыр кибеттән урлау, бер тапкыр җәзалау, системалы рәвештә кыйнап тору өчен җәзага тартылган инде. Аның 10 яшьлек кызы шундый «үзенчәлекле тәрбиядә» яшәгән. Шулай ук 15 яшьлек улы да булуы билгеле.
Суд карары буенча, бу хатын 3 ел 10 ай гомуми режимлы колониядә утырачак, диелә хәбәрдә.