Шахтерлар Сабантуенда ат чабышлары Кемерово губернаторы призына үтә
(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кемерово халыкара шахтерлар сабантуе кысаларында ат чабышлары башланып китте. Ат чабышы Губернатор призына үткәрелә.
Сабантуй кунакларын Кемерово өлкәсе губернаторы урынбасары Вячеслав Телегин һәм Татарстан Ресмубликасы Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев сәламләде.
«Безнең өчен Кузбасс җирендә бу сабантуйны үткәрү зур дәрәҗә. Ат чабышларын үткәрү сабантуйның матур бер бизәге булачак. Жиңүчене традицион бүләкләрдән тыш Губернаторның махсус призы да булачак», - диде Вячеслав Телегин.
«Шахтерлык хәрәкәтендә татарның эзе әһәмиятле роль уйный. Кемерово губернаторы Сергей Цивилевның шундый сабантуй үткәрү тәкъдимен безнең Президентыбыз хуплап каршы алды. Төрле төбәкләрдә яшәгән татар шахтерлары бирегә җыелды», - диде Васил Шәйхразиев.
Ул бүгенге бәйрәмнең шахтерлар хәрәкәте белән милли бәйрәмне кушып гаҗәеп бәйрәм барлыкка килүен ассызыклады. «Без яңа бәйрәм нигезен салабыз. Сабантуйга төрле халыклар килеп үз бәйрәме элементларын таба», - диде ул.
Ат чабышларында беренче килүчегә Кемерово губернаторыннан автомобиль куелган.
Халыкара шахтерлар сабантуе 26 — 27 июнь көнне Кемерово шәһәрендә үтә.