«Өч баласы ятим». Әни кеше улы яныннан хастаханәдән кайтканда Самара юлында үлгән
Самара өлкәсенең Кинель-Черкасский районында юл һәлакәтендә күп балалы ана үлгән. Ул хастаханәдә ятучы улы яныннан кайтып килә торган булган. Бу турыда « Комсомольская правда » хәбәр итте. Самара-Богырыслан юлында «Лада Гранта» һәм «Шкода» бәрелешә. Биредә өч кеше һәлак була. Шуларның икесе 18 яшьлек егетләр һәм 36 яшьлек хатын. Егетләр Тимашево һәм Садгородта, хатын-кыз Отрадныйда яшәгән. Егетләр Отрадный техникумында укый, Галина исемле хатын «Ерш» кибетендә сатучы булып эшли. Аның ике кызы һәм улы бар. Читать дальше...