Татарстан делегациясе Комсомольск-на-Амуре шәһәренең Җәмигъ мәчетендә булды
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). 18 февральдә ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Комсомольск-на-Амуре шәһәренең Җәмигъ мәчетендә булды.
Мәчет җирле хакимият органнары ярдәме белән 2014 елда төзелгән. Ул бер үк вакытта 1200 дән артык кешене сыйдыра ала. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
Бүген мәчет зур иҗтимагый эш алып бара. Биредә үткәрелә торган чаралар мөселманнарның гореф-гадәтләре һәм тормышы белән танышырга мөмкинлек бирә, диелә хәбәрдә.