Дус
[b]Дус булыйк![/b] Борын-борын заманда Урманнарда, кырларда Яшәгән, ди, керпеләр, Бүреләр һәм төлкеләр. Барысы бик дус булган, Һәммәсе изге уйда. Хәтта һәр ел аланда Узган, ди, Сабантуй да. Бүреләр, ди, көрәшә, Куян бүләк өләшә. Ә керпеләр узыша Тәгәрәшеп чирәмдә. Аюлар колга башына Чират тора менәргә. Менә шушы җәнлекләрдәй Һәрчак дус булыйк әле. Беркайчан да әрләшмичә, Гел тату торыйк әле. Яран гөл Яңгыр кага тәрәзәмә, Ә урамда караңгы. Моңсуланып карап тора Шул яңгырга яран гөл. Тамчылар гына шыбырдый, Ә урам тып-тын инде. Читать дальше...