Зәй – Сухрау автомобиль юлының аерым участогы вакытлыча ябыла
(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Түбән Кама муниципаль районында 20 июньнән 20 сентябрьгә кадәр Зәй — Сухрау автомобиль юлының 23 километрдан 28,6 километрга кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу чорда участокны ремонтлау планлаштырылган. Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителгәнчә, урап узу өчен, автомобиль йөртүчеләргә төбәк әһәмиятендәге «Зәй — Сухрау» трассасы буенча Болгар авылы аша яки «Чистай — Түбән Кама» трассасы буенча Кызыл Чапчак һәм Югары Чаллы юллары тәкъдим ителә.