Америка төнлә Йәмәнне утка тотты (Җавап итеп, хуситлар «төбәкне яндырырга» вәгъдә бирде)

Америка төнлә Йәмәнне утка тотты (Җавап итеп, хуситлар «төбәкне яндырырга» вәгъдә бирде)

Америка Кушма Штатлары җитәкчелегендәге коалиция төнлә Йәмәнне утка тотты. Коалициягә Бөекбритания, Австралия, Нидерланд, Бахрейн, Канада керсә дә, утка тотуны башлыча АКШ һәм Бөекбритания кораллы көчләре гамәлгә ашырган.

Иң башта Ходейда дип аталган диңгез порты утка тотылган. Аннары – илнең башкаласы Сана,Таис, Саада шәһәрләре. Аларга канатлы ракеталардан атканнар.

АКШ Йәмәндә 16 урынга атканнарын, дроннар җитештерелә торган заводлар һәм корал складлары утка тотылганын белдергән. Барлыгы 100дән артык канатлы ракета җибәрелгән, башлыча «Томагавк» ракеталары. Иртән АКШ кораллы көчләре вәкиле алар утка тоту тукталганын, әмма «куркыныч туса, кабатланачагын» белдерде.

Согуд Гарәбстаны АКШ һәм Британия хәрби самолетларына үзенең күгеннән очарга рөхсәт биргән. Моңа җавап итеп, хуситлар һава юлын ачуны сугыш ачу дип кабул итәчәкләрен әйткән.

Йәмәндәге хуситларның җитәкчеләренең берсе Абделсәлам Җәхаф «Дөнья Американың җиңелүенә әзер булырга тиеш… Мин бу хакта горурлык белән әйтәм, шулай ук аларның базаларын утка тотачакбыз», дигән. Алар АКШ һәм Бөекбританиянең Якын Көнчыгыштагы базалары утка тотылачагын әйтә.

Йәмәндәге «Ансарулла» вәкиле Насретдин Әмир: «Хәзер безнең күңелебез җылы, чөнки безне Газзәне утка тоткан кебек үк утка тоталар», дип белдерде. Йәмәндә мобилизация игълан ителгән, хуситлар «бөтен төбәкне утта яндырачакларын» әйткән.

Иран һәм Сүрия Йәмән хуситларына теләктәшлек белдергән.

Гыйрактагы каршылык хәрәкәте вәкилләре дә АКШны утка тотачагын белдерде. Бүген иртән үк АКШның Багдадтагы илчелегенә һөҗүм булды.

Россия, Йәмәнгә һөҗүм булу сәбәпле, Берләшкән Милләтләр оешмасы утырышын җыярга кирәклеген әйтте.

Утка тотылган шәһәрләр. Хуситлар контролендәге территорияләр яшел төстә.

АКШның Йәмәнне утка тотуына каршылык Американың үзендә дә бар. Байденның Йәмәнне утка тоту турындагы карары Конгресс рөхсәтеннән башка тормышка ашырылганы билгеле булды. Демократлар вәкиле Ро Кханна әйтүенчә, Байденның гамәлләре конституциягә каршы килә.

Вашингтонда Йәмәнгә һөҗүмгә каршы кешеләр протест акциясе башлаган.

Йәмән җавап итеп ракета һөҗүмнәре ясаган, АКШның бер корабын батырулары турында әйтәләр. Әмма бу мәгълүмат расланмаган.

Йәмән – Гарәп ярымутравының, Согуд Гарәбстанынынң көньяк-көнбатышындагы гарәп иле. Ул әле кайчан гына дөньяның тыныч, бай илләренең берсе иде. Ил Кызыл диңгезгә кергән урында, сәүдә юлларында урнашкан. Әмма монда 2011 елда «төсле революция» була. 2014 елда гражданнар сугышы башлана. Бер якта – шигый юнәлешендәге мөселманнар, аларны хуситлар дип йөртәләр, аларның хәрби оешмасы «Ансар Аллаһ» хәрәкәте дип атала. Икенче якта – Йәмән хөкүмәте. Йәмән хөкүмәтен Согуд Гарәбстаны якласа, «Ансар Аллаһ»ны – Иран. Гражданнар сугышы нәтиҗәсендә ил башлыча өч кисәккә бүленде.

Былтыр көз Израиль Палестинада хәрби операция башлагач, Йәмәндәге хуситлар Газзәгә ярдәм итәчәген белдерде һәм Израильгә ракеталар белән ата башлады. Ел азагында хуситлар Фарсы култыгы илләреннән Кызыл диңгез аша Европага нефть ташыган корабларга һөҗүм итә башлады. 10 гыйнварда алар АКШ корабына да һөҗүм итте.

Йәмән – дөньядагы иң ярлы илләрнең берсе. Ул шулай ук иң куркыныч илләрдән дә санала, чөнки монда хәрби хәрәкәтләр әле дә дәвам итә.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Кызыле, в Туве и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Кызыле

Ria.city

В Улан-Удэ прибыл первый прямой рейс из Сочи

Росгвардейцы Тувы определили лучший взвод по мини-футболу

В Томске самые низкие цены на вареную колбасу в Сибири

В Туве обсуждалось развитие балета в регионе

Музыкальные новости

Команда Центрального округа Росгвардии стала призером на чемпионате по пожарно-спасательному спорту в Москве (видео)

Авторский вечер Эдварда Радзинского из цикла «Встречаясь с тайнами истории» в «Колизей – Арене»

Благотворительный Вечер в «Геликон-Опера»: Искусство во Имя Добра

Новости фармацевтики в России и в мире

Новости Кызыла

5 главных горных систем России (ФОТО)

Росгвардейцы Тувы определили лучший взвод по мини-футболу

Ко Дню защиты детей росгвардейцы Тувы организовали праздничное мероприятие

«Рассказал, кто был первым, а кто пошел вторым, третьим», – в Туве взятками и угрозами пытались замять дело о надругательстве над 10-летним мальчиком

Экология в Туве

На европейских курортах жители начали обносить улицы цепями, запрещая туристам туда заходить: романтический отдых закончился

Доктор Кутушов назвал болезни, которые поджидают отдыхающих у водоёмов

В исторических парках покажут любимые мультфильмы от СТС Kids ко Дню защиты детей

Представители KAMA TYRES приняли участие в 57-й легкоатлетической эстафете

Спорт в Туве

Арина Соболенко повторила уникальное достижение Азаренко на турнирах «Большого шлема»

Пресс-служба WTA мемом отреагировала на тяжёлую победу Свёнтек над Осакой

Медведев на отказе серба Кецмановича вышел в третий круг «Ролан Гаррос»

Елене Рыбакиной поставили неожиданный «диагноз»

Moscow.media

Всеармянский союз «Гардман-Ширван-Нахиджеван» осуждает лживое заявление президента Азербайджана Алиева

Экс-редактор Comnews присоединился к команде iTrend

В Челябинской области трансгендеру вынесен приговор за поджог военкомата

Одна ночь на Вуоксе







Топ новостей на этот час в Кызыле и Туве

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *