17 яшьлек лениногорскилы бер хатынны көчләгән
Бу хәл 1 февраль – якшәмбе көнне Ивановка авылында була.
1998 елгы лениногорскилы исерек хәлдә бер танышына керә. Анда гауга чыгарып башта зыян күрүченең 1973 елгы үги атасын кыйный, аннан 1985 елгы хатын-кызны көчли. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Гаепләнүчегә карата җинаять эше кузгатылган.
Эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте