Даруханәләр янында еш кына сәрхүш икәне йөзенә үк чыккан кешеләрне очратырга мөмкин. Билгеле, алар дару артыннан йөрми, халык телендә «фанфурик» дип йөртелгән сыеклык сатып алырга киләләр.
Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт органы хәбәр иткәнчә, июль аенда хокук саклау хезмәткәрләре һәм шәһәр башкарма комитеты белән берлектә тикшерү уздырганнар. Нәтиҗәдә, «Фарм плюс» җәмгыяте даруханәсендә табиб рецептыннан башка 95 процентлы этил спирты сатылу очрагын ачыклыйлар. Ә нәрсә, ике куян койрыгы берьюлы тотыла бит... Читать дальше...