11 балалы герой-ата: «Хатыным, рактан үлгәндә, балаларны сиңа калдырам, ачуланма, диде»

11 балалы герой-ата: «Хатыным, рактан үлгәндә, балаларны сиңа калдырам, ачуланма, диде»

Ир-егетлек төрлечә сынала ала. Геройлык – ул фәкать янгынга керүче йә батучы артыннан суга сикерүче генә түгел. Лениногорск шәһәреннән Илдар Ситрның хатыны рактан үлеп, 9 бала белән аны бер ялгызын калдыра. «Интертат» герой-әтинең тарихын сөйли.

90нчы еллар уртасы. Лениногорскидан Тимәш авылына практика узарга килеп төшкән студент егет Илдарның биредә бер чибәргә күзе төшә. Илдарның язмышы – Ләйсән була ул. Яшьләр бик яратышып йөриләр. Кыз егетне армиягә озатып кала. Армиядән соң туй үткәрәләр. 1 елдан Ләйсән Илдарга сөенечле хәбәр ишеттерә: «Безнең сабыебыз булачак!». 9 айдан дөньяга түп-түгәрәк малай бала туа. Давид исеме кушалар. Ә киләсе елны Илдар белән Ләйсән район бала тудыру йортыннан инде икенче уллары Рувимны алып кайта. Ә аннары... Лениногорск табиблары һәм акушеркалары Ләйсән белән Илдарны таный ук башлый. Чөнки яшь пар ел саен диярлек бәби табарга килә.

2012 ел. Илдар белән Ләйсән 8нче сабыйларын көтә. Карынында бәби йөрткән Ләйсәннең тамагы авырта башлый. «Салкын тидергәнмен булса кирәк», – дип уйлый ул. Әмма Ләйсәннең начар хәле озакка сузыла, тамак авыртуы басылмый. Илдар айдан артык салкын тиюдән савыга алмый интеккән хатынын табибларга күренеп кайтырга күндерә. Бер табиб икенче табиб янына җибәрә, икенчесе – өченчесе янына озата. Тикшерә торгач, табиблар, ниһаять, йөкле хатын-кызның авыртынуларының сәбәбен ачыклый. Ләйсәнгә «тамак рагы» дигән куркыныч диагноз куялар. «Аборт ясарга кирәк»,– диләр табиблар, бертавыштан. Әмма Ләйсән ул сүзләрне колагына да эләргә теләми. «7 балагыз бар бит инде сезнең, җитмимени?!» – диеп тә карыйлар. Ләйсән сүзендә нык тора, баланы алдырырга бирми. Борылып чыгып китә. «Үзегезне куркыныч астына куясыз!» – диеп баш чайкап карап калалар табиблар Ләйсән артыннан.

Йөкле хатын-кыз куркуга бирелгән ирен тынычландыра: «Борчылма, барысы да яхшы булыр дип сизәм», – дип елмая Илдарга. Тиздән гаиләдә 8нче бала – сау-сәламәт Самир туа. Ә 1 елдан Ләйсән Илдарга кабат йөкле булуын хәбәр итә. Үзенең җитди авыруын аңласа да, Ләйсән тагын бер мәртәбә әни булу бәхетеннән баш тарта алмый. «Ходай биргән баланы үтереп булмый, табарга кирәк», – ди. Ир белән хатын 9нчы балага да гомер бирергә карар кыла. Заводта токарь булып эшләгән Илдар өстәмә акча юнәтү юлларын эзләргә тотына – Ләйсәнгә дәваланырга кирәк.

«Чит ил клиникалары турында хыяллана торган да түгел иде, әлбәттә. Җирле дәваханәләрдә дәвалану курсларына көч-хәл белән җиткерә идек. Көтмәгәндә уңыш елмаеп, бер талантлы табиб-отоларинголог Ләйсәнне дәваларга алынды. Морозова Ольга Владимировна иде ул. Ул йөкле хатын-кызга операция ясап карарга батырчылык итте. Операция 2013 елның 18 ноябренә билгеләнде. Безнең бөтен өметебез шул табибта иде. Әмма... 2013 елның 17 ноябрендә Казанга төшкәндә «Boeing 737» самолеты һәлакәтендә табибә һәлак булды.

2014 елда кызыбыз Элеонора туды. Баланы тапканда, хатыным соңгы көчләрен куллангандыр, күрәсең. Ләйсән соңгы көннәрен хастаханәдә уздырырга теләмәде. «Өйгә балалар янына алып кайт, өйдә торып каласым килә, монда үләргә калдырма мине», – дип үтенде. Хатынымны бала табу йортыннан кулларыма күтәреп өйгә алып кайтып яткыздым. Туй көнендә күтәреп йортка алып кергән шикелле... Ләйсәннең хәле бөтенләй юк иде инде. Балалар үләргә яткан әниләре яныннан китеп тә тормадылар. Аңлаганнар, сизгәннәр микән...

2014 елның 3 августы иде. Ләйсән мине үз янына дәште. «Әгәр тормышымны яңа баштан узу мөмкин булса, мин бернәрсәне дә үзгәртмәс идем. Мин нәкъ шушы тормышны синең белән тагын бер кабат яшәр идем. Мин бернәрсә өчен дә үкенмим. Син дә үкенмә. Балаларны сиңа калдырам инде, ачуланма миңа», – диде. Аннан соң ул юыну бүлмәсенә кереп, битләрен салкын су белән юып чыкты. Әкрен генә барып ятты һәм күзләрен йомды.

Ләйсәнем 36 яшендә китеп барды. Аны югалтканда миңа 38 яшь иде. 3 бүлмәле иске йортыбыз төзекләндерергә диеп тотынган җирдән ташланган хәлдә. Ләйсән авырый башлагач, ремонтка акча җиткереп булмады. Өй шул килеш калды. Хәзер 9 баланы ашатасы, киендерәсе, кеше итәсе бар. Минем бар дөньяны ташлап чыгып качасым, туйганчы кычкырып елыйсым килде. Әмма мин – хәзер 9 балага әти дә, әни дә булырга тиешле кеше – еларга вакыт юк. Эштән бала карау буенча отпускка киттем. Яңа туган кызыбызны өлкән балалар белән бергәләшеп карадык. Ашарга пешерергә, кер юарга, үтүкләргә, кызларның чәчләрен үрергә өйрәндем. Балалар әни юклыгын сизмәсен, дип тырыштым. Алар хисләрен бик күрсәтмәскә тырыштылар. Кычкырып елаганнарын хәтерләмим. Әмма берәр почмакка посып, тыныч кына елап ятканнары булды. Юксындылар. «Әни, без сине бик нык яратабыз һәм сагынабыз» дигән язулар язып, рәсемнәр ясап, бүлмәләрендә элеп куялар иде. Еш кына әниләренең фотосурәтләрен актарып кат-кат карап чыга торган булдылар. Тагын бер кадерле истәлек – хатыным Ләйсәннең 2010 елда Татарстан Президенты кулыннан алган «Ана даны» медале.

Бер туганнарыбыз 3 кәҗәләрен бүләк итеп бирделәр. Без, балалар белән, аларны саварга өйрәндек. Шулай итеп, өстәлдә ашарга сөт бар, дигән сүз. Бакчабыз бар иде. 6 сутый җир. Анда яшелчәләр үстердек. Кызларны, үсә торгач, ашарга пешерергә, савыт-саба юарга өйрәттем. Малайлар, өлкәнрәк булгач, Элеонораны карадылар. «Смесь» болгатып эчерергә, юындырырга, киемнәрен алыштырырга өйрәнеп беттеләр. Малайлар политехник көллияттә укый иде ул вакытта. Мин аларны көн саен иртә белән авылдан Лениногорскига илтеп куя идем. Ул арада кызлар өйдә 1 яшь тә 6 айлык Самирны һәм 4 айлык Элеонораны карыйлар, иртәнге аш әзерлиләр, җыештыралар. 6 яшьлек Йософат белән 4 яшьлек Айдар аларга булыша. Мин кайтып кергәч, кызлар мәктәпкә чыгып китә. Алар мәктәптән урап кайтканчы, кечкенә балалар белән мин өйдә. Кызлар кайтып кергәч, мин олы малайларны алырга кабат Лениногорскига чыгып китәм. Һәм безнең һәр көнебез әнә шулай үтә торган иде.

Миңа да җиңел түгел иде, балаларга да авыр булгандыр. Аларга иртә өлкәнәергә туры килде. Балачаклары булмады инде аларның. Әмма, Аллага шөкер, балаларым беркайчан зарланмадылар, сабыр булдылар. Үземә ничек кыен икәнен дә аларга күрсәтмәдем. Гел елмаеп тордым. Өйдә позитив мохит булсын өчен барысын да эшләргә тырыштым. Балалар мохтаҗ, башкалар янында ким булмасыннар, дидем. Барлык кирәк-яракны юнәтергә тырыштым. Беркайчан «юк» дип җавап бирмәдем. «Әтиегез табачак», – диеп кенә тордым. «Әй Ходаем, мин шулкадәр арыдым, ни хәлләр итим соң?!» – дип, елый-елый, Тәңре белән сөйләшеп чыккан төннәрем дә күп булдылар. Әмма иртә белән балаларыма сер бирмичә, елмаеп, яңа көнне башларга, бирешмәскә көч бирә иде Ходаем. Рәхмәт аңа! Балаларым тырыш, акыллы, тәрбияле булып үстеләр. Яхшы укыдылар, көндәлекләрендә «4» һәм «5» кенә булды. Куллары эш белеп үсте, тормышка яраклы кешеләр булдылар. Мин яхшы кешеләр үстердем, дип саныйм.

Балаларны бераз аякка бастыргач, өйләндем. Язмыш миңа чип-чиста күңелле, олы йөрәкле хатын-кыз бүләк итте. Тагын 2 балабыз туды. Бүген мин – 11 бала әтисе. Мин – бик бәхетле кеше! Чөнки минем бәхетле булырга, ким дигәндә, 11 сәбәбем бар. Өлкән улларымның берсе өйләнгән, үз гаиләсе белән аерым яши. Уртанчыларым көллиятләрдә укып чыктылар. Кайсылары укуын алга таба дәвам итә, кайсылары эшләп йөри. Кечкенәләрем Йософат 9нчыда укый, Самир – 7нчедә, ә Элеонора – 4нче сыйныфта. Бүгенге көндә Лениногорскида торабыз.

Миңа карата еш кына «герой» дигән сүзне кулланганнары булды. Әти булу – геройлык түгел ул. Әти булыр өчен күпне эшлисе түгел. Ә менә яхшы ата булу – фидакарьлек, тырышлык, батырлык сорый торган хезмәт. Балаларыбызның игелеген күреп, бәхет-куанычка төренеп, нык һәм тигез гаиләләрдә тормыш итәргә язсын һәммәбезгә!»

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Лениногорске, в Татарстане и в России



Ru24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Ru24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Ru24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Лениногорске

Ria.city

Татарстан продолжает тратить сотни миллионов на обновление дорог

В Республике Татарстан 3 апреля дан старт весенне-полевым работам

Штрафы вырастут в два раза: где риск пожаров в Татарстане выше и при чем тут шашлыки

Татарстанец чуть не погиб в собственной квартире из-за непотушенной сигареты

Музыкальные новости

Владимир Путин поздравил ветеранов с 50-летием начала строительства Байкало-Амурской магистрали

Каршеринг BelkaCar и картографический сервис 2ГИС запустили серию совместных маршрутов

Тренер "Спартака" Слишкович заявил, что доволен ничейной игрой против ЦСКА

Росгвардия обеспечила правопорядок во время футбольного матча «ЦСКА» - «Спартак» в Москве

Новости Татарстана

В Лениногорске жители дома-интерната для престарелых шьют подушки для госпиталей на СВО

В казанской галерее «Дали» откроется весенняя выставка Елены Лобашовой

«Мы делаем хорошее дело»: жильцы дома-интерната в Лениногорске плетут сети для бойцов СВО

В Лениногорске состоялся турнир по боксу памяти Героя России Дамира Исламова

Экология в Татарстане

Дом, милый дом: участки под строительство от компании Родные земли, цены, отзывы

В Москве состоится уникальный конкурс, сочетающий красоту и интеллект «Мисс Право»

Врач-гигиенист сети клиник «Мегастом» Ольга Жидких: как правильно ухаживать на полостью рта и зубов

Добраться до курортов Сочи станет этим летом намного дороже: озвучена причина и новые цены

Спорт в Татарстане

Мария стала соперницей Азаренко на турнире WTA в Мадриде

Вторая ракетка Казахстана опустилась в чемпионской гонке WTA

Свёнтек: я чувствую, что с каждым годом получаю всё большую поддержку

Арина Соболенко призналась в том, что не любит женский теннис

Moscow.media

На флоте бабочек не ловят

"Ущерба машине на несколько сотен тысяч рублей"

Тихий вечер...

Каршеринг BelkaCar и картографический сервис 2ГИС запустили серию совместных маршрутов







Топ новостей на этот час в Лениногорске и Татарстане

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *