Липецк шәһәрендә хатын-кызлар өчен «Үзеңне Рамазанга әзерлә» кичәсе узды
(Казан, 24 март, «Татар-информ»). 2022 елның 21 мартында Липецк шәһәрендә хатын-кызлар өчен «Үзеңне Рамазанга әзерлә» дип исемләнгән мәҗлес узды. Катнашучылар изге айга рухи әзерлек турында сөйләште.
Бу чара Идел буе Болгары халыклары тарафыннан рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган иде. Аны Россия мөселманнарының Диния нәзарәте ярдәме белән Липецк өлкәсе мөселманнарының җирле дини оешмасы оештырды. Бу турыда Россия мөселманнарының Диния нәзарәте сайты яза.
Очрашу Изге Коръән укудан башланды. Катнашучылар ислам диненең үтәлергә тиешле төп кагыйдәләре турында фикер алышты. Шулай ук Рамазан ае алдыннан башкарыласы эшләр турында сөйләште.
Мәҗлестә дин үсеше тарихына тукталдылар һәм катнашучылар арасында дини белемнәрне тикшерү өчен викторина оештырылды. Чара чәй табыны белән тәмамланды, диелә хәбәрдә.