Мөселман яшьләре форумында 100 егет катнаша
(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Бүген Болгар шәһәрендә егетләр өчен 12 нче мөселман яшьләре форумы башланды. ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 18-30 яшьләрдәге 100 яшь кеше Диния Нәзарәте резиденциясеннән анда катнашу өчен «Болгар» музей-тыюлыгының палаткалы шәһәрчегенә юл алды. Әлеге чарага Казахстан, Махачкала, Кузбасс, Оренбург, Ижевск, Мәскәү, Самара, Берлин, Башкортстан, Свердловск һәм Чиләбе өлкәләреннән, Татарстан районнарыннан егетләр килде.