Мамадышта 120 миллион сумлык яңа Яшьләр үзәге ачылды
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Мамадыш районының элеккеге Дәүләт банкы бинасында яңа Яшьләр үзәге ачылды. Аны ремонтлауга 120 миллион сумга якын акча бүленгән. Татарстан яшьләре дә иҗади киңлек булдыруда катнашты. «Мамадыш районының күп функцияле Яшьләр үзәгенең проектын гамәлгә ашыру процессында яшьләр актив катнашкан һәм үз теләкләрен белдергән. Бу киңлек җирле яшьләрнең яраткан урынына, алар үз потенциалын төрле юнәлешләрдә гамәлгә ашыра алачак киңлеккә әйләнәчәк дип ышанам», — диде Татарстан... Читать дальше...