Яңа ел төнендә кызык ясап, тунны әйләндереп киеп өйдән-өйгә бәйрәм итүчеләр бармы әле?
Әле кайчан гына авылларда Яңа елда танымаслык булып киенеп кереп, авылдашларын бәйрәм белән котлау традициясе бар иде. Хәзер авылларда Яңа елны күмәкләшеп бәйрәм итәләрме? «Интертат» шундый авылларны барлады.