М7 автоюлының Чаллыны урап уза торган участогын 2021 елда төзү планлаштырыла
(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 2021 елда Татарстанда М7 автомобиль юлының Чаллы шәһәрен урап уза торган 90 км озынлыктагы өлешен төзү планлаштырыла. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә «Идел-Нократ автомобиль юллары идарәсе» башлыгы урынбасары Сергей Автономов белдерде.
«Хәзер Чаллыны урап узу юлы проекты эшләнә. Юлны 2021 елда төзеп бетерү планлаштырылган, быел ук төзелеш башларга планлаштырабыз», — дип сөйләде спикер.
Автоюлның яңа участогы Татарстанның Мамадыш, Түбән Кама, Зәй һәм Тукай районнары аша узачак.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, М7 юлының Чаллыны урап уза торган участогы BIМ-технологияләр ярдәмендә төзеләчәк.