«Әтиең алдында артыңны күрсәтеп йөрисең, тәүфыйксыз»: Зинираны тәнкыйтьлиләр
Иҗади гаилә Ризат һәм Зинира Рамазановлар авылда бәрәңге утыртуларын видеога төшергән. Алар белән бергә Ризатның әтисе һәм кызлары да эшләгәне дә күренә. «Әти кашык күтәргән һәр кеше эшләргә тиеш дип әйтә», — ди Ризат. «Менә хәзер кызым, син дә үстең инде. Өстәл янында курыкмыйча кашык күтәреп утыра аласың», — ди бабай оныгына.
Инстачылар видеоны карап ике нәрсәгә шаккаткан. Беренчесе, шундый зур бакчага бәрәңгене көрәк белән утыртуга аптырашканнар.
«Шундый зур бакчаны ник кул белән утыртасыз?»;
«Армый эшләгез. Сез дә дөньядан артта калганнармыни, көрәк белән бәрәңге утыртасыз. Мин Мамадыш ягында гына дип уйлый идем», дип комментарий калдырганнар.
Икенче төркем инстачылар Зинираның шорты кигәнен ошатмаган. Алай гына да түгел, хатынына шорты кияргә рөхсәт иткән Ризатны гаепләгәннәр.
«Менә килен кеше шортыда чыккан. Бер дә килешми»;
«Бер дә килешми болай штансыз йөрүең. Әтиең янында бөгелеп бәрәңге утыртасың, күренә бит инде»;
«Ыштан ки»;
«Әтиең алдында артыңны күрсәтеп йөрисең, тәүфыйксыз»;
«Ярар, Зинираны ыштансыз йөри дип ачуланмагыз. Монда ир кешедә оят юк. Карт әтисе янында хатынын алай йөртми нормаль ир-ат», дип тәнкыйть утына тотканнар.
Җырчыларны виртуаль дуслары яклап та маташкан:
«Кеше сүзенә карама, Зинира. Бик килешә, син яшь әле», «Ыштан картайгач киярсең әле», «Купальниктан йөрмидер бит, шорты кигән», «Әгәр кайнатасы белән су коенырга барс, ул анда да киенеп утырырга тиешме», «Ник гел кешенең тырнак астыннан кер эзлисез. Булышамы бәрәңге утыртырга? Булыша. Молодец», дип комментарийлар калдырганнар.